“Логос” психологик үзәге 21 декабрь көнне “Дари Добро” иҗтимагый оешмасында дәрес-уку уздырды.
Мәгариф идарәсе боерыгы буенча, 18 декабрьдә Шөгер мәктәбендә, 19 декабрьдә 4нче мәктәп базаларында 4нче сыйныфлар өчен “Әдәби викторина” узды. Анда барлык белем бирү учреждениеләреннән 4нче сыйныф укучылары катнашты.
Шәһәрнең 2нче спорт мәктәбендә "Әти, әни, мин - шахмат яратучы гаилә" турниры узды. Турнир нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
30 декабрь көнне үзәк мәйдандагы шугалакта күрсәтмә хоккей матчы узачак. Анда Лениногорск хоккее ветераннары белән "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы уйнаячак.
20 декабрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Мәдәният җәүһәрләре» фестивале узды. Бу чара ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелде.
Лениногорскида "Юбилейный" паркында 8 гыйнварга кадәр һәркөнне төрле чаралар узып торачак. 22 декабрьдән төрле күңел ачу чаралары үз эшен башлап җибәрде.
Республика территориясендә һәм Лениногорскида 24 декабрьдә иртән һәм көндез көчле кар явуы һәм буран көтелә, юлларда күз күреме начарлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәребезнең “Юбилейный” паркында үзәк чыршы ачылу тантанасы узды. Анда җирле иҗат коллективлары, артистлар, әкияти персонажлар, Кыш бабай белән Кар кызы бергәләп, килгән халыкка бәйрәм тамашасы бүләк иттеләр.
Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов танышты, товар төрлелеген карады.
Шәһәрнең Никахлашу бүлегендә Евгений Благодаров җитәкчелегендә районның Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды. Ул “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең роле” темасына багышланды. Совет эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, администрация бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.