Шәһәрдәге 12нче лицей базасында берничә көн “Россия ел укытучысы Татарстанда” конкурсының муниципаль этабы узды.
2019 елның 1 гыйнварыннан авылда яшәүче өлкән кешеләрнең пенсияләре 2400 сумга артачак. Моның өчен аларның ким дигәндә 30 ел стажы булырга тиеш.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 26 декабрь көнне Лениногорск районы территориясендә төнлә һәм көндез буран булачак, юлларда кар көртләре. Болытлы.
Бүген мэриянең утырышлар залында терроризмга каршы һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына кагылышлы киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде.
Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга планнар буенча пресс-конференция үткәрде. Анда җирле массакүләм матбугат чаралары катнашты: «Лениногорские Вести», «Заман Сулышы», «За Нефть», «Ярмарка», «Лениногорск» телевидениесе, «Эфир» телекомпанисе һәм интернет басма - «Лениногорский журнал».
Кичә район башлыгы Рәгать Хөсәенов быелгы елда соңгы гомумшәһәр планеркасын үткәрде. Эшлекле киңәшмәдә предприятие-оешма, республика министрлыклары бүлекчәләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район хезмәтләре катнашты.
Татарстан Росреестры ел тәмамланганчы 67 мең электрон гариза кабул иткән инде.
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 25 декабрь көнне иртән һәм көндез буран булачак. Көчле җил исәчәк.
Ишегалдында Чыршы бәйрәмнәрен беренче булып 7 нче һәм 3нче ТОСлар үз микрорайоннарында үткәрде.
Узган атнада чаңгы ярышлары буенча предприятиеләр һәм уку йортлары арасында шәһәр Беренчелеге узды.