Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкә барышы белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов танышты, товар төрлелеген карады.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән азык-төлекне ярминкәгә алып килгән иде. Сатуга ит, балык, сөт ризыклары, колбаса һәм башка ризыклар куелды. Башка районнар да ярминкәгә сатарга товарлар алып килгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе Үзәк мәйданда үтте.