Шәһәрнең Никахлашу бүлегендә Евгений Благодаров җитәкчелегендә районның Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды. Ул “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең роле” темасына багышланды. Совет эшендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, администрация бүлекләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламләгәннән соң, Евгений Благодаров утырышның көн тәртибе белән таныштырды.
Хатын-кызлар консультациясе мөдире Фатыйма Ташпулатова доклад белән чыгыш ясады. “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры, шәһәр Советы депутаты Елена Ахмеджанова гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турында сөйләде.
ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова гаилә кыйммәтләре турында, гаилә институтын ныгыту буенча чыгыш ясады.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин “Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең база роле” темасына доклад сөйләде.
Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова мәдәният буенча гаиләне бәйләде, “Лениногорскгаз” идарәсе начальнигы Рафаэль Нуртдинов предприятиедәге гаилә сәясәте турында сөйләде.
Әхмәтҗановлар гаиләсе гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар