“Логос” психологик үзәге 21 декабрь көнне “Дари Добро” иҗтимагый оешмасында дәрес-уку уздырды.
Ул Яңа ел бәйрәмнәренә багышланып, катнашучыларда бәйрәм кәефе тудырды, аларга шатлык хисе бүләк итте.
Барлык күнегүләр дә ышану атмосферасында башкарылды. “Логос” үзәге психологлары һәм белгечләре уен формасында физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның эчке киеренкелек халәтен киметте, куллар моторикасын үстерде, логик һәм иҗади фикерләү сәләтенә дә дәрес ярдәм итте. Аларның әниләре дә кызыксынып тыңлап утырды.
“Логос” үзәге балаларга исәнлек теләде, истәлеккә сувенирлар өләште.