Шәһәребезнең “Юбилейный” паркында үзәк чыршы ачылу тантанасы узды. Анда җирле иҗат коллективлары, артистлар, әкияти персонажлар, Кыш бабай белән Кар кызы бергәләп, килгән халыкка бәйрәм тамашасы бүләк иттеләр.
Лениногорскилыларны бәйрәм белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Ул шулай ук узып баручы елда шәһәр һәм районда башкарылган эшләр турында кыскача гына сөйләде, болар: Степная урамы буенча яңа юл ачылу, юллар ремонтлау, социаль объектларны ремонтлау, парк территорияләре төзекләндерү һәм башкалар.
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гомумшәһәр бәйрәмнәре, Яңа елга әзерләүдә актив өлеш керткәне өчен предприятиеләрне муниципаль берәмлек Советы тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.Алар арасында «Водоканал», «Спецстройсеривис», «БЛАГСТРОЙДОРХОЗ», «ЛТС», «Коммунальник», «Оникс», «Идал», «Арго», «Наш дом», ПЧ №66, «ЦИР ЖКХ и С», ЦИТ «Alex», «УралСтройНефть», ЛУТР, «ТНГ-ЛенГИС» җәмгыятьләре хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар бар иде.
Шулай ук "Яңа ел бизәкләре" конкурсы җиңүчеләренә дә дүрт номинациядә өчәр призлы урын өчен бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм тамашасы концерт белән дәвам итте. Соңыннан күктә матур салют балкыды.