ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 22 декабрь көнне Лениногорск районы территориясендә аязучан болытлы һава, томан булуы мөмкин.

 

Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! 25 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәрдә үзәк мәйданда шугалак ачылачак.

20 декабрьдә Лениногорск эчке эшләр бүлегендә "Полицейский дядя Степа" муниципаль рәсем конкурсына нәтиҗә ясадылар.

22 декабрь көнне шәһәрдә бәйрәм чаралары вакытында, авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм үзәк чыршы ачылу чаралары булачак. Шунлыктан вакытлыча юллар ябыла.

 


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Алексеевск муниципаль районында зональ семинар-киңәшмә узды. Ул “Авыл хуҗалыгында җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру резервлары” темасына багышланды.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 21 декабрь көнне Лениногорск районы территориясендә аязучан болытлы һава.

15-16 декабрь көннәрендә Лениногорск теннис холлда теннис буенча һәвәскәрләр турниры узды.

Өлкән яшьтәге кешеләр саксызлык аркасында төрле тән җәрәхәтләре ала. Сәбәпләр күп булырга мөмкин, әмма нәтиҗәләре аянычлы. Тәүлекнең караңгы вакытында өйдән озатучысыз чыкмаска, ә кышкы вакытта таяклар белән файдаланырга киңәш ителә.

19 декабрь көнне Лениногорскиның 5нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең муниципаль киңәшмәсе узды.

Матур кәгазь кар бөртекләре яңа елга бик яхшы йорт бизәге булачак. Алар фатирда карлы, кышкы әкият атмосферасын тудырачак. Шулай ук кәгазьдән төрле формадагы кар бөртекләрен  кисү белән шөгыльләнгәндә вакыт бик күңелле үтә, чөнки бу бик мавыктыргыч шөгыль. Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында  хезмәт эше оештыручы Усманова А. Р. һәм психолог Девонина Т. А.  тарафыннан "Кәгазьдән яңа елга кар бөртекләрен ясау буенча»осталык дәресе үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International