Республика территориясендә һәм Лениногорскида 24 декабрьдә иртән һәм көндез көчле кар явуы һәм буран көтелә, юлларда күз күреме начарлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар республика халкын бозлавык булуы һәм юллардагы кар көртләре турында кисәтә.
Җилнең тизлеге секундына 15тән 20 метрга кадәр җитәчәк.