ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 2 июньдә аязучан болытлы һава, иртән һәм көндез яхгыр, яшен булырга мөмкин.
Бәйрәм "Юбилейный" паркында башланып китте. Сәхнәдә яшь артистлар чыгыш ясады, төрле уеннар, викториналар оештырылган иде.
Республикка Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык районнар катнашында республика киңәшмәсе үткәрде.
Кадерле яшь лениногорскилылар! Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар!
Барыгызны да җәйнең иң матур бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Шәһәр күллегендәге амфитеатр сәхнәсендә эшмәкәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
2019 елның 30 маенда Лениногорск агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының 2019 елгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурсы узды.
31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Исток-Башлангыч” үзәгендә “Җиңел сула, рәхәт яшә” девизы белән чара үткәрелде. Анда балигъ булмаган 20 яшүсмер катнашты, алар 3нче һәм 4нче участокта яшәүчеләр.
Бу атнада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.
4 июньдә "Мәхәббәт" паркында Ураза бәйрәме узачак. Лениногорскилылар һәм кунакларны гаиләләре белән ял итәргә чакыралар.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклар!