"Исток-Башлангыч"та тәмәкегә каршы көрәш көненә багышланган акция үтте

2019 елның 31 мае, җомга

31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  “Исток-Башлангыч” үзәгендә “Җиңел сула, рәхәт яшә” девизы белән чара үткәрелде. Анда балигъ булмаган 20 яшүсмер катнашты, алар 3нче һәм 4нче участокта яшәүчеләр.

Үзәк белгечләре аларга тәмәке тартуның нинди зыян китерүе турында сөйләде, яшүсмерләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Волонтерлар белән белешмәлекләр ясаган иделәр, алар катнашучыларга таратылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International