Бәйрәм "Юбилейный" паркында башланып китте. Сәхнәдә яшь артистлар чыгыш ясады, төрле уеннар, викториналар оештырылган иде.
Яшь лениногорскилыларны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Икенче балалары туган гаиләләргә ана капиталына сертификат, ә төрле уку йортларының уку алдынгылары һәм активистларына степиндияләр тапшырды.
Паркта төрле мәйданчыкларда уеннар, викторина, төрле ярышлар үткәрелде.
Бәйрәм чаралары түбән сулыкта дәвам итте, анда балалар музыка мәктәбе укучылары концерт куйды.