Лениногорскида эшмәкәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2019 елның 31 мае, җомга

Шәһәр күллегендәге амфитеатр сәхнәсендә эшмәкәрләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов мөрәҗәгать итте.

«Бүген без үз эшләрен уңышлы гына оештыра һәм үстерә алган энергияле һәм инициативалы кешеләрне хөрмәтлибез, сез шәһәр, район һәм республика икътисадында үз урыныгызны билисез.

Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылучы кеше. Үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашырып, безнең эшмәкәрләр муниципаль район бюджетын тулыландыруга зур өлеш кертәләр, мөһим проблемаларны хәл итәргә булышалар, эш урыннары тудыралар, хәйрия акцияләрендә катнашалар.

Урта һәм кече бизнес – Лениногорск районы икътисады үсешенең төп факторларының берсе. Районның киләчәге турыдан - туры җитди инвестицияләр җәлеп итү перспективалары, эшмәкәрлекнең яңа моделен формалаштыру белән бәйле», - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.

Җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, өстәмә белем бирү директорларын район тормышында актив катнашкан һәм бәйрәм чараларын оештыруда ярдәм күрсәткән өчен «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды.

Бәйрәм концертында шәһәрнең үзешчән сәнгать артистлары башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең биюләре белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International