Кадерле яшь лениногорскилылар! Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар!
Барыгызны да җәйнең иң матур бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм!
Кешенең иң матур хатирәләре бала чагы белән бәйле, бәләкәй чакта дөнья бик зур булып күренә, чын күңелдән һәр туган көнгә куанасың, могҗизага ышанасың. Бүгенге бәйрәм без, олылар, җилкәсендә яшь буын өчен зур җаваплылык булуын искәртә. Балаларның сәламәт булуыннан да мөһимрәк нәрсә юк ул тормышта.
Яшь буын вәкилләре безнең район данын республика, Россия конкурслары, ярышлары, олимпиадаларында яклый, югары нәтиҗә һәм бүләкләргә ирешәләр. Җәмгыять, власть, гаиләнең бурычы аларның теләк-омтылышына киләчәктә дә ярдәм итү, сәләтлеләрне үстерү, балаларның энергиясенә тиешле юнәлеш бирү. Без, чын мәгънәсендә, таланты, киләчәктә зур өмет булган балалар белән горурланабыз.
Бала өчен иң мөһиме – нык һәм дус гаилә. Бер социаль институт та мәхәббәт, кайгырту һәм әти-әни йорты кайгыртуын бирә алмый. Якыннар арасында характер, физик һәм әхлакый сәламәтлек формалаша.
Әти-әниләргә, укытучыларга һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәркемгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Аерым хөрмәт сүзләремне гаиләсенә тәрбиягә бала кабул иткән һәм сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүчеләргә җиткерәм. Ә яшь лениногорскилыларга сәламәтлек, тугры дуслар һәм истә калырлык җәйге ял телим!
Рәгать Хөсәенов, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры.