Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Июньдә бишенче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат хезмәтләре конкурсына заявкалар кабул ителә башлады.
Статистика буенча, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм салынган штрафларның саны җәйге сезон башлану белән арта. Мәсәлән, февраль белән чагыштырганда, июньдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ штрафлары буенча түләүләр саны ике тапкыр арта. Мондый зур ихтыяҗ сентябрь ахырына кадәр саклана.
енсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 30 апрелендәге 533 номерлы карары белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына интеллектуаль милеккә хокук нигезе итеп кредитлар алу белән бәйле чыгымнарны каплауга федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре расланды.
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм архив эше буенча Дәүләт комитеты катнашында «Оешма архивы: актуаль проблемалар һәм заманча таләпләр»темасына түгәрәк өстәл узды. «Түгәрәк өстәл» не Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова алып барды. Татарстан Росреестрын җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина, Татарстан Республикасы буенча кадастр палатасын-директор вазыйфаларын башкаручы Анна Корнилова тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 - 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базаны үстерү өчен грантлар алуга конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 154 млн сум тәшкил итә.
Сабантуй-табигатьнең язгы яңарышы, тамырлары белән гасырлар тирәнлегенә тоташа. 30 май көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 1Б сыйныф укучылары өчен «Күңелле сабантуй» бәйрәме үткәрделәр.
Бүген Казанда "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе Президиумы утырышы узды, анда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов катнашты.
ТР Гидрометүзәк мәгүлүматлары буенча, 31 майда республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен булырга мөмкин.