Лениногорск агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының 2019 елгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурсы узды

2019 елның 31 мае, җомга

2019 елның 30 маенда Лениногорск агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының 2019 елгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча смотр-конкурсы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе И. Гарипов,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары И. Фәрхуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И. Шамарданов, дәүләт техник күзәтчелеге, Россельхозцентр бүлекләре башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Техниканы бәяләү, куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен, механизатор кадрлар белән тәэмин итүне исәпкә алып башкарылды. Һәр техниканың әзерлеге, ут, тавыш приборларының булуы һәм төзеклеге, механизаторларда шәхси саклану чаралары һәм машиналарда янгын сүндерү чаралары булу тикшерелде.

Бәяләү эшләре барышында шулай ук сенаж-силос траншеялары һәм терлек азыгы җыюларының әзерлеге исәпкә алынды. Смотр-конкурс үткәргәндә хезмәтне саклау, куркынычсызлык техникасы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә, хезмәт өчен түләү шартларына аерым игътибар бирелде. 

Смотр-конкурс йомгаклары буенча әзерлек буенча иң яхшылар дип «Лениногорск Агрофирмасы» ҖЧҖ, «Ленин» ҖЧҖ һәм «Сатурн-Урал»ҖЧҖ предприятиеләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International