Республикка Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык районнар катнашында республика киңәшмәсе үткәрде.
Лениногорск мэриясендә видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Совет һәм Башкарма комитет җитәкчеләре, бүлек җитәкчеләре, республика министрлык һәм ведомство бүлекчәсе җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә ахырында җитәкчеләргә төзелеш программаларын тормышка ашыру, юл эшләре, эшмәкәрлек, кыр эшләре һәм терлекчелек буенча бурычлар билгеләнде.