ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 3 октябрендә Лениногорск муниципаль районында Россия Федерациясе Хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү планлаштырыла.

28 сентябрьдә шәһәр пляжы амфитеатрында Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узды. Акцияне оештыручылар-Лениногорск үзәк район хастаханәсе  һәм «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе». Шулай ук акциягә «Логос» үзәге белгечләре һәм активистлары да кушылды, алар шәһәрлеләргә сәламәт йөрәк өчен киңәшләр язылган буклетлар таратты.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 30 сентябрьдә республика территориясендә болытлы булачак. яңгыр , көчле җил булачак. 


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Балалар иҗаты йортында "Куркынычсыз юл" темасына конкурс үтте. 

27 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен җирле шагыйрь Николай Казаков белән «На крыльях иҗат»дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрделәр.

Хезмәт законнарын бозу турында  гражданнар «Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына хәбәр итә ала. Мөрәҗәгатьләрнең категориясе: хезмәт хакын түләгәндә закон бозу, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү.«Халык контроле” порталының сылтамасы: https://uslugi.tatarstan.ru 

ТР Гидрометъзәк мәгълүматлары буенча, 28 сентябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава торыышы сакланачак. 

19-23 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Муниципаль районда җылылык-ягулык сезоны 23 сентябрьдә башланды. Тик шәһәрнең кайбер йортларында һәм берничә учреждениедә җылылык юк.

26 сентябрь көнне Лениногорск шәһәре прокуратурасында шәһәр прокуроры Сергей Парамонов рәислегендә наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендә хокук саклау органнары һәм башка органнарның эш нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International