26 сентябрь көнне Лениногорск шәһәре прокуратурасында шәһәр прокуроры Сергей Парамонов рәислегендә наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендә хокук саклау органнары һәм башка органнарның эш нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә республика прокуроры ярдәмчесе Камил Даишев, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Александр Алексеев, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе, Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Лениногорск бүлеге, Россия ФКУның ТР буенча Лениногорск муниципальара филиалы, Лениногорск муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиясе, Лениногорск үзәк хастаханәсе табибы катнаштылар.
Киңәшмә барышында наркотикларның законсыз таралуына каршы торуның торышы һәм актуаль проблемалары турында фикер алыштылар, бу өлкәдәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгәюнәлдерелгән конкрет чаралар билгеләнде.