Лениногорск гимнастлары икенче урын алды

2019 елның 27 сентябре, җомга

19-23 сентябрьдә Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Лениногорск шәһәре данын 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.

Безнең команда (Хабибуллина Лия, Насретдинова Элина, Виниченко Виктория, Григорьева София, Ибраһимов Элина составында) 1 спорт разряды программасы буенча төркем ярышларында 2 нче урынны яулады. Тренерлар: О.А.Сучкова, Н.П. Емельянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International