ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә инвалидларга ярдәм итү технологиясе - Монтессори педагогикасы кулланыла. Бу аерым алымнар,  алар индивидуаль үсеш тизлеген һәм баланың сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәнфәгатьләрен исәпкә ала.

2019 елның 25-26 сентябрендә Лениногорскида барлык категория халык арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең 1 этабы узды.  Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларга «1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" манежында кагыйдәләрне аңлаттылар һәм алар узарга тиешле дисциплиналар белән таныштырдылар. 

Патриотик рәсем конкурсы-талантлы яшь рәссамнарны берләштерүче социаль әһәмиятле проект, аның төп максатлары булып тора:


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният сараенда гражданнарның үзмәшгульлеге буенча чираттагы очрашу узды, бу юлы мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән сәнгать һәм музыка мәктәбе хезмәткәрләре, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, авыл мәдәният йортлары һәм клуб хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 27 сентябрьдә республика территориясендә урыны белән яңгыр, юеш кар көтелә.

25 сентябрьдә "Юл хәрәкәте  иминлеге" учреждениесе ярдәме белән Мәдәният сараенда балалар өчен "Патруль огненных дорог» спектаклен күрсәттеләр. 7-11 яшьлек балалар чакырылган иде. 

Татарстан 2019 елның 14 октябрендә, «аналог»тан баш тартып, цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1нче канал, Россия 1+Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2019-2024 елларга Татарстан  Республикасында «Агростартап»  проекты  буенча крестьян (фермер)  хуҗалыкларын  булдыру  һәм  үстерү» ведомство  программасы буенча  грантлар  бирү  өчен      крестьян (фермер)  хуҗалыклары проектларын   сайлап  алу   конкурсына    йомгаклар ясалу  турында  хәбәр  итә.   Грантларның  гомуми  суммасы     312 млн. сумнан  артык. 


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 26 сентябрьдә республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, юеш кар яварга мөмкин. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International