Лениногорск «Тормышка 10 000 адым" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

28 сентябрьдә шәһәр пляжы амфитеатрында Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узды. Акцияне оештыручылар-Лениногорск үзәк район хастаханәсе  һәм «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе». Шулай ук акциягә «Логос» үзәге белгечләре һәм активистлары да кушылды, алар шәһәрлеләргә сәламәт йөрәк өчен киңәшләр язылган буклетлар таратты.

Салкын һәм начар һава торышына карамастан, анда бик күп катнашучылар җыелды. Алар барысы да зур энтузиазм белән «сәламәтлек» йөрешен оештырды.

Аннан соң түбәндәге номинацияләрдә катнашучыларны мактау грамоталары белән бүләкләделәр: акциянең иң өлкән һәм яшь катнашучылары һәм иң күп адымнар ясаган катнашучылар. Шулай ук барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре – көзге чорда кирәк булачак витаминнар тартмасы бирелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International