Лениногорскида яңа 11нче котельный эшләп китәчәк

2019 елның 27 сентябре, җомга

Муниципаль районда җылылык-ягулык сезоны 23 сентябрьдә башланды. Тик шәһәрнең кайбер йортларында һәм берничә учреждениедә җылылык юк.

“Лениногорск җылылык челтәрләре” предприятиесе хәбәр иткәнчә, 11нче котельныйдагы җиһаз бик искергән, эксплуатация срогы чыккан. Ул 1996 елгы була. Шунлыктан  “Лениногорск җылылык челтәрләре” предприятиесе һәм Казандагы "Управление капитального строительства инженерных сетей и развития энергосберегающих технологий» җәмгыяте белән берлектә котельныйны техник яктан яңадан коралландыру карары кабул ителә.

Бүген котельныйда җиһазлар куелган, промышленность куркынычсызлыгы буенча документацияләр экспертиза узган.
Октябрь башында җылылык җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International