27 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен җирле шагыйрь Николай Казаков белән «На крыльях иҗат»дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрделәр.
Презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар 2014 елда Николай Казаковның Бөтенроссия балалар өчен шигырьләр конкурсында җиңүен белделәр. Аның шигырьләре безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә, Канадада да басылып чыккан.