Татарстан Республикасы эшкуарларына ярдәм итү чараларының актуаль исемлеген формалаштыру максатларында, сезне, хөрмәтле эшкуарлар, агымдагы хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗны ачыклау өчен сораштырулар узарга чакырабыз һәм алдан ук Сезгә рәхмәт белдерәбез! Безгә сезнең һәрберегезнең фикере мөһим!
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, олы буын вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.
Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.
ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 1 октябрьдә республика территориясендә болытлы булачак. яңгыр , көчле җил булачак.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
Лениногорск муниципаль районы халкына 2019 елның 14 октябреннән цифрлы телевидениегә күчү турында исегезгә төшерәбез. Аналог телетапшыруларын тулысынча сүндереп бетерергә 14 көн калды.
Хөрмәтле фатир хуҗалары!
Әгәр сез фатир яки торак йортны арендага тапшырасыз икән, мондый эшчәнлектән алына торган керем РФ Салым кодексы нигезендә салым салынырга тиеш.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясе Сезгә шуны искәртә: 346.11 п.3, 346.26 п. 4, 346.1 п. 3 ст. 346.1 п. 3, 346.1 п. 3 статьялары нигезендә үз мөлкәте белән Эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланучы һәм махсус салым режимнары кулланучы шәхси эшмәкәрләр гариза һәм раслаучы документлар нигезендә мондый мөлкәткә салым түләүдән азат ителә.
2019 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Әлмәт шәһәрендә «Балалар мәсьәләсе» дип аталган гражданнарга хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Лениногорск политехник колледжда внедорожник моточаралар белән идарә итүгә укулар узган чыгарылышлар арасында имтихан үтте.