Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре!
Хөрмәтле ветераннар!
Чын күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Суд приставы көне белән котлыйм!
26нчы балалар бакчасында юл билгеләре буенча квн үтте. "Юл хәрәкәте иминлеге" бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде, балаларны юлларда игътибарлы булырга чакырды.
2019 елның 30-31 октябрендә Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгышындагы «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында пневматик винтовкадан ату буенча республика спартакиадасының зона этабы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль районыннан командалар катнашты: Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Сарман, Ютазы.
Бүген Лениногорск муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җыелышы узды, анда «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты. Утырышта шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, партия төзелеше бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйниятуллина да катнашты.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән юлларда бозлавык көтелә.
31 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.Кудашев исемендәге Балалар музыка мәктәбендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Онытылырга тиеш түгел» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.
Лениногорск муниципаль районында 2019 елның 1 апреленнән башланган 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә.
26 октябрьдә Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбендәге җиңел атлетика манежында спорт мәктәбе тренеры В.Н. Голубев истәлегенә республика турниры үтте.
Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын машиналарны ремонтлауга әзерләү буенча конкурс башланды. Мондый чара Лениногорск районында да үтте.