Лениногорскида җиңел атлетика буенча республика турниры үтте

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

26 октябрьдә Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбендәге җиңел атлетика манежында спорт мәктәбе тренеры В.Н. Голубев истәлегенә республика турниры үтте. 

Ярышларда төрле шәһәрләрдән 130 лап спортчы катнашты. Алар төрле яшь категорияләренә бүленеп, 60, 400, 800, 1500 метрга ярышты. 

Лениногорск спортчылары уңышлы чыгыш ясады.  Ильмуков Ярослав (400м.), Салахов Камиль (60 м, 400м, 800 м); Ногуманова Азалия (60 м, 400 м); Картежников Богдан (400м, 800 м, 1500 м); Теребинов Дмитрий (60 м); Иксанова Элина (400 м); Костюнина Юлия (60 м); Мадишина Камилла (800 м); Плаксина Валерия (800 м); Азизова Рушана (60 м, 400 м) "алтын"га лаек булдылар. 

 Софронов Игорь (60 м); Ахмадеева Алия (800 м); Иксанова Элина (60 м), Костюнина Юлия (400 м); Теребинов Дмитрий (400 м), Ахмадуллов Тимур (60 м); Гадрахманова Диана (60 м) - "көмеш"кә лаек булды.

Звегинцев Андрей (60 м); Трошин Александр (800 м), Сунюков Данис (60 м); Ефременков Никита (400 м) - бронза медаль отты. 

Спортчыларны Куцевая Л.А. һәм Задорожная М.П.әзерләде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International