Лениногорскида сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

31 октябрь көнне Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре Н.Кудашев исемендәге Балалар музыка мәктәбендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Онытылырга тиеш түгел» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.

Кичәдә “Лениногорск шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Гөлфирә Мәҗит кызы Рафикова, “Хәтер” җәмгыяте җитәкчесе Вера Бузилова, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкилләре, дин әһелләре һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International