Лениногорскида техниканы кышкы саклауга кую буенча конкурс үтте

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын машиналарны ремонтлауга әзерләү буенча конкурс башланды. Мондый чара Лениногорск районында да үтте. 

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин, ТР Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Илнур Галимов катнашындагы комиссия йөреп чыкты. 

Комиссия членнары  техниканы кышкы саклауга кую, трактор-машина паркларын, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техникага ремонт башкаруга әзерлеген тикшерделәр. 

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урында - "Ленин" хуҗалыгы, икенчедә - "Сатурн -Урал" җәмгыяте, өченчедә - "Лениногорская" агрофирмасы" ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International