“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы Рәгать Хөсәеновның Суд приставы көне уңаеннан котлавы!

2019 елның 1 ноябре, җомга

Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре!

Хөрмәтле  ветераннар!

Чын күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Суд приставы көне белән котлыйм!

Хокукый дәүләт яшәешенең, гражданнарның иминлеген тәэмин итүнең иң мөһим шарты-суд карарларын үтәү. Ил тарихында суд приставлары институты дәүләтчелекне торгызу һәм ныгытуның, Россия гражданнарының конституцион хокукларын тәэмин итүнең һәм суд эшчәнлеге тәртибен башкаруның төп гарантларының берсе булды һәм шулай булып кала да.

Бүген Лениногорск районы суд приставлары бүлеге коллективы намуслы миссия башкара, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәр керүгә ярдәм итә. Сез алга таба да гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауда, кешеләрнең хакимияткә һәм гадел хөкемгә ышанычын ныгытуда хезмәт итәрсез дип ышанам.

Намуслы һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, бәхет һәм оптимизм, бетмәс-төкәнмәс көч һәм энергия, күңел көрлеге, тынычлык һәм игелек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International