Лениногорск муниципаль районында 2019 елның 1 апреленнән башланган 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек эшләре дәвам итә.
Исәпкә алуны 10 елга бер тапкыр үткәрү яңа буынның олы тормышка аяк басуы белән аңлатыла: беренче сыйныф укучылары шул вакыт эчендә олы кешегә әйләнә; мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең шуннан соң 10 елга якын вакыт узгач, үз балалары туа. Халык санын алу яңа буын портретын төзергә ярдәм итәргә тиеш.
Икътисади һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге дәүләт программалары 10 елга исәпләнгән; башка очракларда 10 ел программаның беренче нәтиҗәләрен ясау, аның беренче этапларын тәмамлау вакыты булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1-31 октябрендә узачак.