Лениногорскида «Бердәм Россия" партиясенең депутатлар фракциясе җыелышы узды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск муниципаль районында «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җыелышы узды, анда «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков катнашты. Утырышта шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, партия төзелеше бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйниятуллина да катнашты.

Рәсми өлеш башланганчы делегация Иске Шөгер авылында «Биш герой» һәйкәле янында чәчәкләр салды, аннары 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. «Шөгер нефть битумы заводы» нефть музеенда булдылар, музей экспозицияләрен карадылар.

Аннары Никахлашу сараенда фракция җыелышы булды. Сәламләү сүзе белән «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе, Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады.

Беренче булып, Лениногорск район Советы депутаты, Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы, социаль мәсьәләләр, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссия рәисе Гүзәлия Гаделшина «Тарихи хәтер» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы турында»чыгыш ясады.

"Бердәмроссияле депутатлар партия һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыруда актив позициядә тора. Лениногорск районының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек һәм аны каршы алу планы үтәлешен район Советы депутатларының даими комиссиясе е контрольгә алды», - диде Гүзәлия Гаделшина.

Аннан соң өстәмә доклад белән район Советы депутаты, Ивановка авыл җирлеге башлыгы Алина Бодряева чыгыш ясады.

Алина Бодряева Ивановка авыл җирлеге Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар төркеме җитәкчесе булып тора. Депутатлар төркеме эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе-яшьләрне һәм яшь буынны патриотик тәрбияләү, гореф-гадәтләрне саклау, үз тарихына, үткәненә һәм үз тамырларына сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү. Һәм бу юнәлештә халкыбызның Бөек Ватан сугышында батырлыгын мәңгеләштерү иң мөһим момент булып тора.

«Бу, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрен карап тоту һәм төзекләндерү. Ә алар безнең җирлектә өчәү: Ивановка, Михайловка һәм Аккүл авылларында. Ел саен аларга косметик ремонт (буяу, агарту) үткәрелә, һәйкәлләр территориясен төзекләндерү буенча эш алып барыла, депутат төркеме әгъзалары һәм авыл халкы катнашында өмәләр үткәрелә», - дип билгеләп үтте Алина Петровна.

Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International