Үзәк китапханәдә театры коллективлары җитәкчесе Зөмәрә Шәрәпованың иҗат кичәсе үтте

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

18 декабрь  көнне  Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә  Шамиль Бикчурин исемендәге премия лауреаты, “Айсылу” һәм “Яшьләр театры” җитәкчесе Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызының  “Нур тарата җиргә театр” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды.

 Бәйрәмдә Лениногорск шәһәре 11 нче гимназиясе директоры Флера Хәйбрахманова, Мәдәният идарәсе методисты Гөлнара Вәгыйзова, “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы әгъзалары,  “Чишмә” иҗат берләшмәсе шагыйрьләре, “Сүнмәс ялкын” ансамбле, шәһәр мәктәпләренең татар теле укытучылары һәм юбилярның авылдашлары катнаштылар.

 Кичә спектакльләрдән өзекләр, шигырьләр, җырлар һәм тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International