Бүген Лениногорск муниципаль районының зур делегациясе район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIV съезды эшендә катнашты.
Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башкалар катнашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2019 ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика казанышлары-бердәм эш һәм хакимиятнең барлык дәрәҗәләре белән тыгыз хезмәттәшлек нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Президент Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халык белән эшләү һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш. «Халык җыеннарында һәм җыелышларында, хезмәт коллективларында, ата-аналар җыелышларында, эшмәкәрлек һәм башка берләшмәләр чараларында кешеләр белән даими очрашып тору бик мөһим. Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары тарафыннан зур эш башкарыла. Территорияләрне үстерү һәм шәһәр төзелешен планлаштыру, федераль проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү кысаларында гражданнар белән мөһим проектлар турында фикер алышу аерым игътибар таләп итә», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале тапшырылды.