Татарстан Президенты Лениногорск районының өч авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшырды. Муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Барлыгы 100 җиңүче билгеләнде.

Яңа автомобиль ачкычларын Иске Куак (И.Н.Сушкова), Иске Шөгер (Л. М. Шиһапова) һәм Ивановка (А. П. Бодряева) авыл җирлекләре башлыклары алды.

Президент Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, смотр-конкурска йомгак ясау республика муниципаль берәмлекләре советы съезды алдыннан күркәм традициягә әйләнде. «Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр менә дигән автомобильләр алачак, алар сезгә йөкләнгән бурычларны мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Уртак эшебез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең эштә без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә җирлек дәрәҗәсенә таянабыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International