16 декабрь көнне Шөгер урта мәктәбе базасында 4 сыйныф укучылары өчен «Әдәби викторина-Эрудит» дип исемләнгән муниципаль конкурс узды. Конкурста шәһәр һәм авыл учреждениеләреннән 26 укучы катнашты, алар өчен бөек язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләрен уку гади генә мавыгу түгел, ә рухи үсеш тә булган. Конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен, югары интеллектын һәм иҗади сәләтләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәттеләр.
Конкурста җиңүчеләр булдылар:
2 нче мәктәп һәм Тимәш урта мәктәбе укучылары»;
Конкурс призерлары булдылар:
8 нче мәктәп, 12 нче лицей, Шөгер урта мәктәбе, Зеленая Роща урта мәктәбе укучылары.
Конкурс лауреатлары булдылар:
5 нче мәктәп, 10 нчы мәктәп, Иске Куак урта мәктәбе укучылары.
Конкурс номинантлары булдылар:
7 нче мәктәп, Сарабиккол, Иске Иштирәк, Урдалы мәктәпләре укучылары.
Котлыйбыз!