18 декабрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «Ел спортчысы-2019»тантаналы чарасы узды.
Узган елда спортта зур уңышларга ирешкән спортчыларны һәм аларның барысын да котлауда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.
«Массакүләм физик культура һәм спорт» номинациясендә «Спорт резервын әзерләү һәм спортның база олимпия төрләрен үстерү буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре» блогында Лениногорск шәһәре (халкы 55-100 мең булган шәһәрләр арасында) һәм Казан шәһәре (халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр арасында) җиңү яулады.