Лениногорскилылар өчен һава торышы

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 19 декабрьдә: болытлы һава, төнлә аязучан. Иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, урыны белән көчле. Урыны белән томан, иртән һәм көндез буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 8-13 метрга кадәр. 
Төнлә минималь һава температурасы -2..-5, максималь көндез -1..+2.           
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International