18-20 ноябрьдә Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча халыкара класслы СССР спорт мастеры, РСФСРның Атказанган тренеры Х. Ш. Тимашев истәлегенә төбәкара ярышлар узды.
2022 елның 17 ноябрендә «Логос» яшьләр психологик ярдәм үзәгендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Мунчаларда янгын чыгу очракларының иң еш сәбәпләре: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мич җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
18 ноябрьдә «Исток - Башлангыч» үзәге социаль эш буенча белгеч Лиана Габидуллина, Лениногорск районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм комплекслы үзәге юрисконсульты Гүзәл Рафикова белән берлектә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында «Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм»дигән чара уздырды. Анда мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләр катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 21 ноябрендә урыны белән томан көтелә.
Томан вакытында:
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Шулай ук киңәшмәдә шәһәр һәм район Советлары һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.
Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз: Иске Шөгердән Ринат Бекмурзин, Мордва-Кармалка авылыннан сержант Константин Звонаревка Россия Президенты Указы нигезендә, үлгәннән соң хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлык, батырлыклары өчен Батырлык орденына ия булдылар.
18 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Сәламәтлекне сайла»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәргән.
18 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лениногорск муниципаль районы территориясендә Мәгариф идарәсе бинасында түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү үткәрелде.
17 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында "Аулак өй" фольклор бәйрәмен уздырды.