18-20 ноябрьдә Казан шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча халыкара класслы СССР спорт мастеры, РСФСРның Атказанган тренеры Х. Ш. Тимашев истәлегенә төбәкара ярышлар узды.
Ярышларда Россия Федерациясенең 20 шәһәре (Әлмәт, Бөгелмә, Волжск, Яшел Үзән, Йошкар-Ола, Казан, Лениногорск, Можга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Түбән Новгород, Сызрань, Тольятти, Ульяновск, Урыссу һәм Чистай)катнашты.
Турнирда 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә Мингазов Альберт (тренер Лущиков Р. С. һәм Майоров В. А.) җиңү яулады.
Өченче призер-Сәлахов Илназ (тренер Лущиков Р. С. һәм Бадыкшанов У. С..),80 кг. га кадәр авырлык категориясендә
Бишенче урында-Сафиуллин Динар (тренер Лущиков Р. С.), 60 кг. га кадәр авырлык категориясендә.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!