18 ноябрьдә «Исток - Башлангыч» үзәге социаль эш буенча белгеч Лиана Габидуллина, Лениногорск районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм комплекслы үзәге юрисконсульты Гүзәл Рафикова белән берлектә, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында «Мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм»дигән чара уздырды. Анда мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләр катнашты.
Очрашу барышында белгеч катнашучыларга балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат бирде. Юрисконсульт хокукый характердагы документларны әзерләүдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.