18 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Сәламәтлекне сайла»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәргән.
Әлеге чараның максаты: балигъ булмаганнарның үз сәламәтлекләренә карата кыйммәти мөнәсәбәтләрен формалаштыру.
Үткәрелгән чара барышында белгеч катнашучыларга зарарлы гадәтләрнең нык бәйлелек тудыруы турында сөйләде, бу нәтиҗәдә сәламәтлеккә һәм киләчәк тормышка зыян китерә. Сәламәт яшәү рәвешен алып бара белү – кешенең югары культурасы, аның белемлелеге, үзсүзлелеге, ихтыяры билгесе.