Район башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү буенча түгәрәк өстәл үткәрде

2022 елның 18 ноябре, җомга

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Шулай ук киңәшмәдә шәһәр һәм район Советлары һәм Башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары катнашты.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләргә ярдәм итү – хакимият органнарының, волонтерлык һәм коммерциячел булмаган оешмаларның өстенлекле бурычы.

Лениногорск районында хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм итүнең  системасы төзелгән. Алар өчен балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр, мәдәни һәм спорт чараларына бушлай йөрү, балалар бакчасы өчен түләүләрне гамәлдән чыгару, укучыларга ике тапкыр бушлай туклану, транспорт салымын гамәлдән чыгару, кредит каникулларын бирү, шулай ук түләүсез консультатив, юридик һәм психологик ярдәм каралган.

Лениногорск районының рәсми сайтында "Өлешчә мобилизация» бүлеге булдырылды: https://leninogorsk.tatarstan.ru/chastichnaya-mobilizatsiya.htm. Анда барлык кирәкле һәм актуаль мәгълүмат урнаштырылган, ярдәм күрсәтү өчен җаваплы белгечләрнең телефон номерлары күрсәтелгән.

Рәгать Хөсәенов ярдәмнең үз вакытында күрсәтелергә һәм һәр гаиләгә барып җитәргә тиешлеген билгеләп үтте.

Лениногорск районы территориясендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында Лениногорск районы территориясендә гуманитар ярдәм җыю пункты булдырылды:«Куйбышев ур., 21йорт адресы  ("Бердәм Россия" офисы) . Эш режимы 08:00 дән 17:00 гә кадәр, белешмәләр өчен телефон 5-16-11.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International