2022 елның 17 ноябрендә «Логос» яшьләр психологик ярдәм үзәгендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Комиссия әгъзалары өчен үзәк директоры тарафыннан күзәтү экскурсиясе үткәрелде, анда катнашучылар кабинетларны карады, белгечләр белән аралашты.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышын рәисе - Владимир Васильевич Друк ачты һәм алып барды.
Утырыш барышында җаваплы кешеләр тыңланды. Аның әтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.