17 ноябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында "Аулак өй" фольклор бәйрәмен уздырды.
Чара Лениногорск шәһәренең "Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Чарада «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм «Долголетие»социаль ярдәм үзәге белгечләре катнашкан.
Максат-милли йолалар һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныштыру, буыннан-буынга тапшырыла торган татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу һәм саклау.
Оештыручылар "Аулак өй" татар утырмаларының килеп чыгу тарихын күрсәттеләр, уеннар уйнадылар.
Татар традицияләре атмосферасына чумып, чарада катнашучылар энергия һәм уңай эмоцияләр алдылар, шулай ук үзләре дә уеннарда катнаша алдылар. Соңыннан бәйрәм кунаклары оештыручыларга кызыклы һәм матур кичә өчен рәхмәт белдерделәр.