Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт күрсәтелүче сугыш ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов эш визиты белән «Феникс»ҖЧҖ производствосында булды.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 12 майда аязучан болытлы көн булачак, төнлә явым-төшемнәр булмый.
Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге искә төшерә: хезмәт базарында кирәкле һөнәрне бушлай алу, квалификациясен күтәрү, яңа заманча юнәлешләрдә үсеш алу «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында мөмкин.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов үз кабинетында ялга кайткан мобилизацияләнгән лениногорскилылар белән очрашты.
Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Федотовка авылыннан Васильева Людмила «Сугыш геройлары» дигән темага утырыш үткәрде. Чараның максаты - Россия халкының батырлыкларының тарихи хәтерен саклау, актив гражданлык позициясен, патриотизм хисләрен тәрбияләү, үсеп килүче буында каһарман үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Урман-парк зонасы территориясендә экологик өмә узды. Анда шәһәрнең 14 оешмасыннан 100дән артык кеше катнашты. Чара «Экология» милли проектының «Татарстанның чиста урманнары»республика акциясе кысаларында узды.
Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахлашуның 100 нче теркәлүе узды.
2023 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Казан шәһәре Батурин урамы, 7а йорт, каб. 136, 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр җәйге ялны оештыру һәм балаларны сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.
Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.