Урман-парк зонасы территориясендә экологик өмә узды. Анда шәһәрнең 14 оешмасыннан 100дән артык кеше катнашты. Чара «Экология» милли проектының «Татарстанның чиста урманнары»республика акциясе кысаларында узды.
Өмә квест-уен форматында узды. 40 минут дәвамында командалар чүп-чарны фракцияләргә бүлеп җыйдылар.. Ә ахырда иң актив командалар призлар алды.
Чара нәтиҗәләре буенча 1,3 тоннага якын чүп җыелды,
10 капчык катнаш чүп;
44 капчык пластик;
8 капчык металл;
34 капчык пыяла;
340 килограмм зур чүп-чар, алар арасында телевизорлар һәм хәтта суыткыч та бар иде.
Ярышларның иң яхшы 3 командасы:
1 урын-1 нче мәктәп командасы
2 урын-7 нче мәктәп командасы
3 урын - "Логос" үзәге командасы.
Оештыручылар өмәдә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтләрен белдерәләр!