Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахлашуның 100 нче теркәлүе узды.
Бу - Гариповлар гаиләсе Илназ Айрат улы һәм Лиана Илдус кызы. Яңа өйләнешкәннәрне мөһим вакыйга белән белгечләр котлады, алар яшь гаиләгә иминлек, гаилә бәхете һәм, әлбәттә, чын мәхәббәт теләп, беренче гаилә документын-никахлашу турында таныклык тапшырдылар.