Лениногорск районында яшәүчеләрне бушлай укырга чакыралар

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге искә төшерә: хезмәт базарында кирәкле һөнәрне бушлай алу, квалификациясен күтәрү, яңа заманча юнәлешләрдә үсеш алу «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү»федераль проекты кысаларында мөмкин.

Укуны түбәндәге категория гражданнар үтә алачак:

50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар,
пенсия алды яшендәге гражданнар,
1,5 яшькә кадәр һәм 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар,
хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм 0 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызлар (шул исәптән),
халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар һәм башкалар.

Алга таба эшкә урнашу өчен актуаль булган яңа белем бирү программалары буенча уку өчен гаризаны «Работа В России» бердәм цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин: https://trudvsem.ru/information-pages/support-employment/.

Килеп туган мәсьәләләр буенча Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә: Гагарин урамы, 51 йорт, 7 нче кабинет, телефон: 8(85595)50664.

Гражданнар өчен уку бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International