Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Федотовка авылыннан Васильева Людмила «Сугыш геройлары» дигән темага утырыш үткәрде. Чараның максаты - Россия халкының батырлыкларының тарихи хәтерен саклау, актив гражданлык позициясен, патриотизм хисләрен тәрбияләү, үсеп килүче буында каһарман үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык хисе тәрбияләү.
Утырышны мәктәп укучылары белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашучының кызы Сайфуллина Евдокия йортында үткәрделәр. Бәйрәм алдыннан аның әтисе Иванов Федор Гордеевич турында искә алдылар. Ул 1941 елда фронтка китә, әсирлектә була, 1946 елда гына кайта. Евдокия Федоровна әтисенең сугыш турында сөйләгәннәрен искә төшерә.