Тыл хезмәтчәннәрен һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын Җиңү көне белән котладылар

2023 елның 12 мае, җомга

Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәт күрсәтелүче сугыш ветераннарын Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән бергә тыл хезмәтчәннәрен, тол хатыннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар. Мәктәп укучылары волонтерлар шигырьләр укыдылар, сугыш еллары музыкасын тыңладылар, бергә яраткан җырларын искә төшерделәр, һәр сугыш ветераны кечкенә бүләкләр алды. Чарада катнашучыларның барысы да бик күп уңай эмоцияләр һәм бәйрәм кәефе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International